Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светофор бар, тик әлегә эшләми. Сәбәбе нидә?

«Инде күптәннән Яр Чаллы-Водозабор-Яңа поселогы юлында светофор куелды. Моңа бик тә сөенгән идек. Бу юл аша көн дә меңләгән транспорт уза. Эшкә бару, кайту сәгатьләрендә биредә бөкеләр хасил була, юл-транспорт hәлакәтләре дә еш килеп чыга. Светофор бар, тик әлегә эшләми. Ни сәбәп?» Редакциянең кайнар элемтә телефонына шундый сорау белән чыктылар. Без аны районның төзелеш, архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенә юлладык.

Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Илсөяр Абзалова безгә болай дип аңлатма бирде.
– Әлеге проект республика бюджеты хисабыннан башкарыла. Заказчы – «Главтатдортранс» оешмасы. Светофор юлның өч чатын да контрольдә тотарга тиеш. Светофор кую эшләре тәмам, аны файдалануга тапшырыр алдыннан карап тоту хезмәтен күрсәтүче оешманы билгеләргә кирәк. Бу эш тендер аша башкарыла. Тендер декабрьдә узар дип көтелә. Подрядчы билгеләнгәч, светофор эшли башлаячак, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев