Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сусыз яшәп булмый

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры Риф Миннекәев 2021 елның ун аенда предприятие тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясады.

Оешма районның 18 авыл җирлегенә, ягъни 56 җирле пунктка хезмәт күрсәтә. Аның төп эшчәнлеге – халыкны су белән тәэмин итү. Предприятие хезмәтләреннән 24 меңнән артык тукайлы, бюджет оешмалары, коммерция предриятиеләре, шәхси эшмәкәрләр файдалана. «Татарстан коммуналь челтәрләре»нең үзендә 67 кеше хезмәт куя. 
Оешманың үз матди-техник базасы бар. Автотрактор паркы һәрдаим яңартылып тора. 
2021 елның 1 ноябренә хезмәт күрсәтү территориясендә 74 берәмлек су чыгару җайланмасы, 2 чишмә, 2 икенчел күтәрү станциясе эшли. Башнялар сәгатенә 729 куб су чыгарырга сәләтле. Су челтәрләренең озынлыгы – 308 километр. Бер кешегә тәүлегенә тотыла торган су уртача 75 литр тәшкил итә. 
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча предприятиенең гомуми кереме 48 млн 372 мең сум тәшкил итә. Халыктан коммуналь түләүләрне җыю күләме – 95 процент. 1 ноябрьгә предприятиенең 4 млн 926 мең сум бурыч җыясы бар. Аның 570 мең сумы – шәхси сектордан. «Князевское», «Надежда», «Тамерлан» торак-милекчелек ширкәтләренең коммуналь түләүләр буенча гомуми бурычы 4 млн 356 мең сум. 

Көзге-кышкы чорга әзерлек
Су белән тәэмин итү, су чыгару линияләренең ышанычлылыгын тәэмин итү максатыннан предприятие тарафыннан 15 млн сумнан артык тотылган. Суүткәргеч торбалар кышын катмасын өчен аларны тирәнгәрәк төшерү эшләре башкарылган. Су белән тәэмин итү юнәлешендә 12 млн сумга агымдагы ремонт эшләре һәм техник хезмәт күрсәтелгән, су чыгару юнәлешендә бу эшләр 3 млн сумга төшкән. 
Артезиан скважиналарында, канализация-насос станцияләрендә ремонт үткәрелгән. 17 берәмлек җир асты насосы, 1 берәмлек канализация-насос станциясе насосы алыштырылган. 4 мең 400 метрда суүткәргеч челтәрләргә, 430 метрда канализация челтәрләренә реконструкция ясалган. Агымдагы чорда су белән тәэмин итү системасында 128 авария теркәлгән, су чыгару юлында 198 урында су тыгылу булган. 
Су челтәрләрен, канализация юлларын ремонтлау, урамнарны яктырту, коймалар кую, коммуникацияләргә комачаулаучы агачларны кисү, тукталыш павильоннары кую кебек эшләргә 9 млн сумнан артык финанслар җәлеп ителгән. 

Законсыз тоташу очраклары ачыклана 
Предприятие абонентларның законсыз рәвештә су челтәренә тоташу фактларын да тикшереп, ачыклап тора. 2021 елда шундый хокук бозулар өчен 200 акт төзелгән. 
2021 елның 1 ноябренә коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре күп җыелган 5 милекченең эше судта. Суд приставларына исә шундый 10 эш тапшырылган. 
Районда шәхси торак төзелеше көннән-арта. Шуның белән бәйле рәвештә су челтәрләренә тоташучылар да арта тора. Быел 25 ноябрьгә су белән тәэмин итүнең үзәк системасын тоташтыруга техник шартлар буенча 515 документ төзелгән, 481 йорт хуҗалыгы линиягә тоташтырылган.    

Реклама

2022 елга планнар
Эчә торган суның сыйфатын санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килүен тәэмин итү чаралары дәвам итә. Су белән тәэмин итү чыганакларын саклау зоналарын тиешле таләпләргә туры китерү эшләре планда тора. 2022 елда Комсомолец поселогының чистарту корылмаларын газ белән җылытуга күчерү ниятләнә.
2020 елда су күтәрүгә тотыла торган электр энергиясе чыгымнарын исәпләүне цифрлаштыру башланган иде. 97 скважинаның 50сенә «акыллы счетчик»лар куелган. Әлеге эш шулай ук дәвам итәчәк.  

/ Фото «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖдән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X