Сукбай этләргә приют ачмакчылар
Тукай районы авылларында, бакчачылык ширкатләрендә сукбай этләрнең артуы күзәтелә.
Бу проблеманы хәл итү өчен республика җитәкчелеге төрле юллар эзли. Татарстанның өч шәһәрендә йортсыз хайваннар өчен муниципальара приютлар барлыкка киләчәк. «Йортсыз хайваннар бөтен республика буенча 18 приютта, шул исәптән 16 шәхси һәм ике муниципаль приютта саклана. Алар 3, 500 эт өчен эшләнгән, ләкин агрессив этләр саны арту белән бу җитми. Шуңа күрә приютлар төзү мәсьәләсе кискен тора», - дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов.
Ногманов мәгълүматларына караганда, проект 400 хайван урнаштыруга исәпләнгән. Экспертиза үткәргәннән соң Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә төзелеш башланачак. "Аларны кертү белән проблеманың кискенлеген бетерәчәкбез", - дип ассызыклады Ногманов.
/фото редакция архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев