Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...»

Татарстанда «Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» («У войны не женское лицо…») дигән республикакүләм социаль-гуманитар проекты гамәлдә. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.

Әлеге проект кысаларында районда да сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган чаралар үткәрелә. Район хакимияте хезмәткәрләре сугышта катнашкан тукайлылар белән очрашты. Яңа поселогында яшәп 100 яшен тутырган, күптән түгел бакыйлыкка күчкән Ульяна Добрынинаның туганнарына, Круглое Поле поселогында гомер итүче элеккеге концлагерь тоткыны Ольга Левицкаяга, Биклән авыл җирлегеннән Мөнирә Бәхтегәрәевага китаплар тапшырылды. Бу китапларда аларның фотосурәте hәм тормышлары турында язма урнаштырылган.

/ Алена Фазылова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев