Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш батырларына дан!

Бөек Ватан сугышы... Ул җир йөзендәге күпме шәһәр-авылларны җимергән, ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Ул елларда сугыш ачысын татымаган бер генә гаилә дә калмады. Сугыш җиле безнең Күктәк-Мирсәит авылын да читләтеп узмый: авылыбызның баһадирдай 74 ир-егете дошманга каршы сугыш кырларына киткән. Шуларның 47се яу кырында мәңгелеккә ятып калган.

     Еллар  уза. Сугыш афәтләреннән исән-имин калып, туган илгә Җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз да  елдан-ел кими баралар.Туган җиребез өчен аяусыз көрәшкән авылдашларыбызны, аларның батырлыкларын онытырга безнең хакыбыз юк. Аларның исемнәре һәйкәлләрдә алтын хәрефләр белән язылырга тиеш. Бөек Җиңүнең 73еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Күктәк-Мирсәит авылында сугышта тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән авылдашларыбыз хөрмәтенә тантаналы рәвештә обелиск ачылды. Ул авылга кергән юлда, елга яры буена урнашкан. Сугыш каһарманнарына багышланган әлеге обелиск авылдашыбыз, хәзерге көндә Яшел Үзән  шәһәрендә яшәүче Татарстан Республикасының атказанган табибы Илшат Мәҗит улы Идрисов, аның улы Рамил Идрисов, Тукай районы милиорация бүлеге җитәкчесе Гиздатуллин Вахит Вәгыйзович көче белән төзелде. Илебез азатлыгы өчен башларын  салган авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүдә зур көч сарыф иткән Илшат абый Идрисовка, аның гаиләсенә, якыннарына  зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә бәйрәм тантанасында Илшат һәм Рамил Идрисовларның катнашуы ул көнгә тагын да ямь өстәде. “ Бөек Җиңүне якынатуйда  үзләреннән зур өлеш керткән  сугыш ветераннары,  тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларының исемнәрен без мәңгеләштереп,  яшь буынга тапшырырга тиешбез. Батыр йөрәкле авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатында обелиск кую ниятен хуплап каршы алганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт,”-диде Илшат Мәҗитович үзенең чыгышында. Яңа төзелгән обелискны ачуның  мактаулы хокукы Илшат һәм Рамил Идрисовларга тапшырылды. Алар Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Сәгетдинов Мансур Сәхәбетдин улы һәм район советы депутаты, район үзәк хастәханәсенең баш табибы Сабирзянов Галим Габбас улы белән бергә, кызыл тасманы кисеп, яу кырында аяусыз батырлыклар күрсәткән  авылдашларының исемнәре язылган обелискны ачтылар.

   “Бүген  шатлыклы һәм  дулкынландыргыч  вакыйга. Беренчедән, без Бөек  Җиңүнең 73еллыгын бәйрәм итәбез. Икенчедән, биредә тарих битләрендә язылырлык, истә калырлык вакыйга уза.  Бүген безнең Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән авылдашларыбызны искә алып, аларның  батырлыклары алдында баш ияргә менә дигән обелиск төзелде. Әлеге җаваплы эшне оештыруда зур көч куйган Илшат Мәҗитовичка, төзелеш эшләрен алып барган Фирдәвис Мәҗитовичка, финанс яктан зур ярдәм күрсәткән Рамил Илшатовичка барлык авылдашлар исеменнән  ихлас рәхмәтләребезне  белдерәм,”- диде авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхәбетдин улы һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

 Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы геройларына багышлап төзелгән обелискка чәчәкләр куйдылар,  сугыш каһарманнарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

    Бәйрәмдә авыл халкы, мәктәп коллективы, сугыш тыллары, сугыш  чоры балалары катнашты. Авыл буйлап  Россиякүләм “Үлемсез полк” акциясе узды.  Мәктәп коллективы Җиңү көне белән тәбрикләп матур концерт програмасы күрсәттеләр.

    “Бүгенге тантана – һәр кешенең хәтеренә кереп калырлык зур вакыйга. Безнең теләк бер генә: тик сугышлар гына буламасын, без күргән авырлыкларны яшь буын белмәсен иде. Тыныч тормышның кадерен белеп яшик - диде сугыш чоры баласы авылдашыбыз Вәлиев  Әүфәр Зәки улы үзенең чыгышында.

   Бәйрәм тантанасында якташыбыз Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, күп китаплар авторы Рубис Зариповның, җырчы- композитор Илназ Бах, аның тормыш иптәше авылдашыбыз Гүзәл Идрисоваларның чыгышлары  әлеге чарага хәрби- патриотик хис өстәде.

  Бәйрәм чарасы каһарман авылдашларыбызның якта истәлегенә багышлап агачлар утырту белән төгәлләнде.

 

 

                                            Яңа Бүләк авылы китапханә мөдире Мингалиева Зөлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев