Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су нигә чиста түгел?

Өйләрендәге краннан аккан суның сыйфатына зарланып, Кече Шилнә авылыннан Ирина Лыкова «Якты юл» газетасының ВКонтактедагы битенә хат язды. «Без Киров урамында яшибез. Атна саен фильтрларны алыштырырга туры килә, чөнки алар пычранып, эштән чыга, шул сәбәпле краннан су акмый башлый. Фильтр сатып алу өчен тоткан акча арта бара. Су өчен вакытында түлибез, ә сыйфаты канәгатьләнерлек түгел», – диде ул.

Аның мөрәҗәгатен без шушы авыл җирлегендәге суүткәргеч торбаларның төзеклеген тәэмин итүче «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыятенә юлладык. Алардан мондый эчтәлекле җавап хаты килде:
«Киров урамындагы әлеге йортта фильтрларның пычрану сәбәбе – бу җирлектәге суүткәргеч торбаларның нык таушалган булуы. Нәтиҗәдә торба стенасындагы төрле элементлар эчә торган суга эләгеп, аны пычрата. Скважинадагы суның сыйфаты санитар таләпләргә туры килә. Хатта күтәрелгән мәсьәләне хәл итү өчен торбаларны яңаларына алыштырырга кирәк. Финанс ягыннан зур чыгымнар таләп иткән бу эшне башкару су челтәрләренең милекчесе – Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты өстендә», – дип аңлатма бирелә хатта.
Мәсьәләгә район башкарма комитеты җитәкче-сенең төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов ачыклык кертте. «Районның төньяк-көнчыгышындагы авылларда яшәүчеләрне, шул исәптән кечешилнәлеләрне дә, сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен хакимият планлы эш алып бара. Бу максаттан районның суүткәргеч торбалары «Чаллы су каналы» җәмгыяте челтәренә тоташтырыла. Бүгенге көндә магистраль суүткәргеч өчен проект-смета документлары әзер. Ул үткәргеч киләчәктә Әҗмәкәй һәм Кече Шилнә авыл җирлекләренең су белән тәэмин итүче челтәрен дә үз эченә алачак», – диде ул.
Проект эшләренең беренче этабында республика бюджеты хисабыннан 358,54 млн сумга 13 километр торба үткәрү каралган. Бүгенге көндә 44 млн сумга 1,6 километр суүткәргеч торба төзелеше инде башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев