Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Су буйлары фаҗига урынына әйләнде

Соңгы бер атна эчендә генә Чаллыда дүрт кеше суга батып үлде, Бу хакта мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Һава температурасы алдагы көннәрдә дә югары булачак. Димәк, су буена йөрүчеләр саны кимемәячәк, гәрчә Татарстан Республикасы территориясендәге бер генә пляжга да санитария-гигиена таләпләре буенча Роспотребнадзорның рәсми рөхсәте бирелмәгән. 

«Коронавирус пандемиясе сәбәпле дә, әлегә республика пляжлары коену өчен ябык санала, алар чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачылырга тиеш», – дип аңлатты кече суднолар дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге башлыгы Илдар Шакиров. Аның сүзләренә караганда, Тукай районында, КАМАЗ карамагындагы «Лесная Сказка» ял базасыннан тыш, рәсми пляжлар юк. Ләкин халык елга буйларына агыла. 
Эсседән котылам дип суга керү кайберәүләр өчен фаҗигале тәмам-лана. Соңгы көннәрдә генә Чаллыда дүрт кешенең (20-48 яшьлек ир-атлар) батып үлгәнлеге билгеле булды, аларның өчесе суга исерек хәлдә кергән.
Республика террито-риясендәге сулыкларда соңгы көннәрдә өч баланың гомере өзелгән. Фаҗигаләр Казанда, Түбән Камада булган. Соңгысы, Мишә елгасында булганы, бигрәк тә гыйбрәтле. Әти кеше ике улын алып кичен елгага су керергә киткән. Үсмерләрнең берсе әтисе белән бертуганының киемнәрен алып өенә үзе генә кайтып кергән. Суга баткан үсмернең үле гәүдәсен Мишә елгасыннан водолазлар алып чыккан, ә әти кеше әлегәчә табылмаган. «Батып үлүчеләр арасында балаларның да булуы бигрәк аяныч. Әти-әниләр игътибарлы булсыннар, балаларының исәнлеге турында кайгыртсыннар иде», – дип кисәтте Илдар Шакиров.

 / Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев