Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стратегия – эшлекле булу

Тукай районында бизнес-активлыкны көчәйтү буенча стратегик сессия узды. Очрашуны ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек советы оештырды. Сессия барышында совет экспертлары, район хакимияте вәкилләре һәм 40лап эшкуар Тукай районында бизнесны үстерүнең төп проблемалары турында сөйләштеләр. Очрашу 5 төркемдә фикер алышу форматында узды.

Мондый сессияләр муниципаль берәмлекләрдә эшлекле климат белән идарә итү буенча республика системасын гамәлгә кертү кысаларында үткәрелә. Сынау режимында ул Тукайдан кала, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Питрәч, Алексеевск, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Чистай районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә эшләтеп җибәрелде.
ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Венера Камалова очрашуның максатын болай билгели.
 – Төп бурыч – район территориясендә эшлекле климат булдыру һәм бизнесны яхшырту өчен эшмәкәрләргә, җирле үзидарә органнарына һәм күзәтчелек органнарына беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәге турында аңлату, – диде ул.
Сессиядә катнашучыларны биш төркемгә бүлделәр: «Авыл хуҗалыгы», «Төзелеш һәм транспорт», «Сәнәгать һәм эшкәртү», «Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү», «Үзмәшгульлек». Һәр төркем әлеге өлкәләрдәге проблемаларга анализ ясауда катнашты. Шуларның иң еш очрый торганы – квалификацияле кадрларга кытлык, районда каплаулы сәнәгать паркы төзүгә ихтыяҗ, үзмәшгульлек тармагын алга җибәрү өчен мәйданчык юк һ.б.
Алга таба максат – һәр төркемдә өч төп проблеманы билгеләү һәм эшлекле климатны яхшырту буенча кыска вакытлы чаралар планын эшләү. Әлеге план буенча һәрбер команда үз тәкъдимнәрен җиткерде, шартларны ничек яхшыртырга, районда бизнес алдындагы киртәләрне киметү өчен ничек эшләргә кирәклеге турында фикерләр өйрәнелде.
Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча «юл картасын» эшләячәкләр. Ул районда эш активлыгын арттыру өчен якын арада кабул ителергә тиешле конкрет чаралар исемлеге. «Юл картасы»ның нигезенә фикер алышу барышында эшмәкәрләр тарафыннан формалаштырылган проблемалар һәм хәл ителешләр ятачак.
– Билгеле, бар мәсьәләне дә берьюлы хәл итеп булмый. Әмма үзара аңлашып, килешеп эшләгәндә нәтиҗә көттермәс. Район эшмәкәрләре белән мондый очрашулар дәвам итәчәк. Теләк белдергән кешеләргә хакимият ягыннан гарантияле ярдәм бар, – дип белдерде Тукай районы башлыгы Фаил Камаев.
Үз уй-фикерләре белән Тукай районы пассажирлар йөртүчеләр ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин да уртаклашты:
– Үз эшчәнлегебезне 2003 елдан бирле алып барабыз. Шул вакыт эчендә күп кенә авырлыклар белән очрашырга туры килде. Шуларның иң борчыганнары – транспорт алу өчен дәүләт программалары гамәлдә булмау һәм тендерда катнашуның озак вакытны алуы. Бүген без ул проблемаларны җиткердек. Бәхеткә, безне ишеттеләр, хакимият вәкилләре белән иң файдалы чишү юлларын эзләдек, диде ул.
Бизнес вәкилләренең хакимият белән бердәм булып үз сорауларына жавап эзләве – хезмәттәшлекнең яңа форматы. Бу аларга бер-берсен ишетергә, ярдәм итәргә, уртак планнар куярга ярдәм итәр, диләр белгечләр. Стратегия сессиясендә алар сорауларына бергәләп җавап эзләделәр. Тормышта да шулай булсын.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев