Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль түләүләр: кемнәргә тиеш һәм ничек алырга?

Пенсия фонды аша бирелә торган социаль түләүләргә ниләр керә соң? Бу, беренче чиратта, айлык акчалата түләү (русча: ЕДВ – ежемесячная денежная выплата) һәм аның составындагы социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ – набор социальных услуг). Тагын өстәмә айлык матди тәэмин итү (ДЕМО – дополнительное ежемесячное материальное обеспечение) һәм өстәмә матди тәэмин итү (ДМО – дополнительное материальное обеспечение) дә шундый төр түләүләргә карый. 

Айлык акчалата түләүләр
Аларны РФ Пенсия фондының территориаль органы билгели. Ул гражданнарның аерым категорияләренә бирелә. Исемлектә Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар (инвалид балаларны да кертеп), фашизмның балигъ булмаган тоткыннары, радиация корбаннары бар. Тулы исемлек Пенсия фонды сайтының «Социаль түләүләр» бүлегендә китерелгән. 
Айлык акчалата түләүне алу өчен гариза бирергә кирәк. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша, ПФ территориаль органына яки күпфункцияле үзәккә барып бирергә була. 
Бары инвалидларга һәм инвалид балаларга гариза язу таләп ителми, чөнки аларның инвалидлыгын раслаучы документ «Инвалидларның федераль реестры»ннан алына.
Быел инвалидлыкны билгеләү яки раслау турындагы вакытлыча кертелгән тәртип нигезендә, инвалидлык буенча пенсияне һәм айлык акчалата түләү вакытын озайту өчен Пенсия фондына килеп йөрергә кирәк түгел. 
Әгәр гражданинның айлык акчалата түләүне алу өчен берничә категория буенча хокукы булса, иң зур күләмдәге түләүне бирә торган категория сайлана. Айлык акчалата түләү елга бер мәртәбә, 1 февральдән индексацияләнә. 
Тукай районында әлеге төр түләне алучылар 3300 кеше. Федераль законнар нигезендә социаль ярдәмгә хокукы булган һәм аны акчалата ала килгән кешеләр, акча урынына социаль хезмәтләр пакетын ала башлау өчен, 2021 елның 1 октябренә кадәр күпфункцияле үзәккә, ПФ территориаль органына мөрәҗәгать итеп гариза яза алалар. Гаризалар киләсе елның 1 январеннан көченә керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасы нәрсәләрдән тора соң? Аңа түбәндәгеләр кергән: рецепт буенча алына торган дарулар һәм медицина кирәк-яраклары, инвалид балаларны дәвалау өчен ашата торган махсус азык-төлек; төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий һәм курортка юлламалар; шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту. 

Өстәмә айлык матди тәэмин итү
Аерым категория гражданнарга билгеләнә торган түләү. Аны алу хокукына Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Ташламаның категориясенә карап, ул 500 яки 1000 сум булырга мөмкин. 
1000 сум өстәмәне алучылар: Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары; сугыш яраларыннан инвалид калучылар; балигълык яшенә кадәр концлагерьларда, геттода яки башка урында мәҗбүри тоткынлыкта булган кешеләр. Татарстан Республикасында әлеге төр ярдәмне 1661 кеше ала.
500 сум өстәмә алу хокукына ия: 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр хәрәкәттәге армия составына кермәгән хәрби частьларда, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында алты айдан артык хәрби хезмәттә булганнар, шул ук елларда хәрби хезмәттә булган өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр; сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары; Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннары; «Жителю блокадного Ленинграда» билгесе ияләре; балигълык яшендә концлагерьларда, геттода яки башка урында мәҗбүри тоткынлыкта булган кешеләр. 500 сум өстәмә түләне 1710 татарстанлы ала. 
Өстәмә айлык матди тәэмин итү буенча түләү пенсия белән бергә бирелә. Аны алырга хокукы булып та хәзергәчә файдаланмаган кешеләргә РФ Пенсия фондының яшәү урыны буенча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсиядә булмаган кешеләргә дә мондый төр түләү территориаль орган аша билгеләнә. Россиядән читтә яшәүчеләр аны алу өчен гражданлыкларын расларга тиешләр. 
Әгәр кешегә мондый төр өстәмәне билгеләү өчен берничә нигез бар икән, аның күбрәк суммалысы билгеләнә. 

Өстәмә матди тәэмин итү
Бу – РФ законнары нигезендә пенсиягә өстәп бирелә торган түләү. Аны Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Дан ордены ияләре (өч дәрәҗәдәге), РФ Герое исемен йөртүче, Изге апостол Андрей Первозванный орденына яки I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденына ия пенсионерлар ала. Аның күләме социаль пенсия күләменә бәйле. Шунысы бар: ул хезмәт хакына эшләгән вакытта түләнми. 
Татарстан Республикасында әлеге өстәмәгә хокуклы кешеләрнең 13е – Социалистик Хезмәт Геройлары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев