Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорау-җавап

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: Мин икенче төркем инвалид әниемне тәрбиялим. Ул һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ. Якын кешене караган вакыт стажга керми диләр. Бу дөресме? 
Җавап: Эшләгән яки беренче төркем инвалидларны, инвалид балаларны, 80 яшькә җиткән затларны тәрбияләү белән мәшгуль чор иминият стажына исәпкә алына. 
Кызганычка каршы, медицина тикшерүе нәтиҗәсендә һәрдаим тәрбиягә мохтаҗ дип танылган һәм икенче төркем инвалидларны карап-тәрбияләгән кешеләрнең бу вакытын стажга кертү закон нигезендә каралмаган.      

Сорау: 1966 елда туган хатын-кыз ничә яшьтә пенсиягә чыгу хокукына ия? 
Җавап: Күчмә положениеләрне исәпкә алып, картлык буенча пенсиягә 60 яше тулган хатын-кызлар чыга. 1966 елда туган хатын-кызлар пенсиягә чыгу хокукын 58 яше тулгач та ала. Пенсия иминият стажы 15 елдан һәм шәхси пенсия коэффициенты 30дан ким булмаганда билгеләнә. 
Закон билгеләгән яшьтән дә алда пенсиягә 37 елдан да ким булмаган иминият стажын туплаган 55 яшьтәге хатын-кызлар чыга ала. Шул ук вакытта, пенсиягә алдан, 55 яшьтә чыгу хокукын билгеләү өчен, иминият стажын исәпләгәндә, стажга эш вакытында яки башка төр эшчәнлек белән мәшгуль чакта Пенсия фондына түләнгән иминият кертемнәре  һәм вакытлыча эшкә яраксыз дәвердә мәҗбүри социаль иминият пособиеләре түләнгән вакыт исәпкә алына.  

Сорау: Шәхси эшмәкәр булып саналсам да, әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнмим, чөнки эшли алмаучы якын кешемне тәрбиялим. Шул сәбәпле, мин компенсация түләүләрен алу өчен документлар тапшыра аламмы? 
Җавап: Айлык компенцация алу хокукы эшкә яраклы, әмма эшли алмаган, тәрбия сораучы гражданнарны караучы кешеләргә тиешле. Шәхси эшмәкәрләр, эшчәнлекне алып бару-бармауга бәйсез рәвештә Пенсия фондына взнослар түләүдән азат ителмиләр. Шуңа күрә шәхси эшмәкәр эшләүче зат статусына ия һәм шул сәбәпле айлык компенцация аңа тиеш түгел. 

Сорау: Миңа 55 яшь, дүрт балам бар. Мин ничә яшьтән пенсиягә чыга алачакмын?
Җавап: Дүрт бала табып, аларның 8 яшькә җитүенә кадәр тәрбияләгән һәм 56 яшькә җитеп, иминият стажы 15 елдан, ә шәхси пенсия коэфициенты 30дан да ким булмаган хатын-кызлар закон билгеләгән яшьтән алда пенсиягә чыга алалар. Сез дә әлеге хокукка ия. 

Сорау: Ана капиталын нинди кредит түләүләренә юнәлтергә мөмкин?
Җавап: Ана капиталын торак шартларын яхшырту максатыннан фатир сатып алуга, йорт төзү өчен алынган займның беренче кертеменә түләүгә яки кредитны түләп бетерүгә юнәлдеререгә була. Кредит яки займ башка максатларга алынган очракта, ана капиталын аларны түләү өчен тотарга ярамый.    

Сорау: Мин 1961 елгы. Кайчан пенсиягә чыга алам һәм сәламәтлегем буенча лаеклы ялга алданрак китә аламмы?
Җавап: «Иминият пенсияләре турында»гы федераль закон нигезендә 1961 елда туганнарга картлык буенча пенсия 63 яшькә җиткәч билгеләнә. 2024 елга, пенсиягә чыгу вакытына, сезнең 15 елдан да ким булмаган иминят стажыгыз һәм 28,2дән дә ким булмаган шәхси пенсия коэффициентыгыз булырга тиеш. 
Закон буенча 1, 2 яки 3нче төркем инвалид дип танылган гражданнар стажга, хезмәт хакына һәм иминият кертемнәренә карап инвалидлык буенча иминият пенсиясе алу хокукына ия. Яки аларга «Россия Федерациясендә дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү турында»гы федераль закон кысаларында стажы һәм хезмәт хакы булмаган очракта да пенсия түләнә ала. 

Сорау: Миңа эшкә сәләтлелегемне 30 процентка кадәр югалту турында документ бирделәр, ләкин инвалидлык бирмәделәр. Ни өчен миңа Пенсия фонды инвалидлык буенча пенсия билгеләми?
Җавап: Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан инвалидлык буенча пенсия 1, 2 яки 3нче төркем инвалидлык билгеләнгәндә генә түләнә. 
Гражданинга инвалидлык медицина-социаль экспертиза федераль учреждениеләре тарафыннан билгеләнә. Сезнең очракта инвалидлык бирелмәгән, шуңа күрә пенсия фонды да акча түли алмый.
Сорау: Минем атказанган табиб дигән исемем бар. Мин «Россия Федерациясе гражданнарының Россия Федерациясе каршындагы югары уңышлары һәм аерым казанышлары өчен айлык акчалата тәэмин итү турында»гы федераль закон нигезендә өстәмә матди ярдәм ала аламмы?
Җавап:  Әлеге федераль закон кысаларында өстәмә матди ярдәм алуга Ленин ордены, Андрей Первозванный Изге апостолы ордены, өч дәрәҗә «СССР Хәрби Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, СССР Дәүләт премияләре лауреатлары һ.б.лар хокуклы. 
Атказанган табиб исеменә ия гражданнар әлеге исемлектә юк. 

 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев