Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы кыңгырау чыңы 

 Бу атнаның кояшлы чәршәмбесе Тукай районы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы белән истә калды. Быел 9 нчы сыйныфны – 304, 11нче сыйныфны 75 укучы тәмамлады. 

Соңгы кыңгырау бәйрәмнәренең берсенә, Кнәз урта мәктәбенә мәртәбәле кунаклар: район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан буенча Пенсия фонды идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин, район советы депутаты Айнур Кашапов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Хәбетдинова һәм башкалар килгән иде.
– Соңгы кыңгырау бәйрәме белән укучыларны, аларның әти-әниләрен, мөгаллимнәрне чын күңелдән котлыйм. Олы тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңеп, сезгә уңышлы, үз юлын тапкан шәхесләр булып җитлегүегезне телим. Ак юллар, ак бәхетләр сезгә, – диде Фаил Камаев үзенең котлау сүзләрендә. 
 Шулай ук тәбрикләү белән бәйрәмдә ТРсы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин, район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Хәбетдинова, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов та чыгыш ясады. 
 Аннары, уку алдынгыларын, чыгарылыш сыйныфларның класс җитәкчеләрен мактау грамоталары белән бүләкләделәр, беренче сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныф егет-кызларына матур теләкләр әйттеләр. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар исә, сабыйларга үз киңәш-нәсыйхәтләрен җиткереп, балачакны символаштыручы шарлар бүләк иттеләр. Аларның чыгышларыннан соң мөгаллиммнәр, ата-аналар да чыгарылыш сыйныф укучыларына матур теләкләрен җиткереп, биреләсе имтиханнарда, алдагы тормышта уңышлар теләделәр.  
– Бүген кызыбыз мәктәпне тәмамлый, ул югары уку йортына укырга керергә, икътисадчы булырга хыяллана. Аңа да, башка балаларга да куган максатларга, теләкләргә ирешергә, бу тормышта үз урыннарын табарга язсын. Төпле белем биргән, әти-әниләр кебек якын булган укытучыларыбызга да авыр эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез. Бик зур рәхмәт аларга, – дип, 11нче сыйныф укучысы Камилә Мингалиеваның әтисе Марат Мингалиев та куанычы белән уртаклашты. 
 Ул арада чыгарылыш сыйныф укучылары җырлы флеш-моб күрсәттеләр, вальс биеделәр. Аннары, иң изге хыялларның чынга ашуын теләп, һавага шарлар җибәрделәр, чәчәк бәйләмнәрен ветеран педагогларга, беренче укытучыларына тапшырдылар. 
 Иң ахырдан, беренче сыйныф укучысы соңгы кыңгырау тавышын яңгыратты. Ул, мәктәп белән хушлашуның моңсу авазы булып тоелса да, чынлыкта  исә зур, матур киләчәкнең якынлашуын хәбәр итүче күңелле бер чыңлау иде.         
 
Алсу Тимерханова 
/Алена Фазылова фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X