Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәмәкәйдә татар халык ашларына мәдхия җырланды

Татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап үткәрелгән «Татар халык ашларына мәдхия» конкурсы катнашучыларны Сәмәкәй мәдәният йортына җыйды. Кунакларны «Зиләйлүк» фольклор коллективы үзләренең матур җырлары белән каршы алды.

Мәдәният йортында, нәкъ татар өйләрендә генә була торган илаһи бер җылылык хөкем сөрде. Биредә бүген бәйрәм - чын милли бәйрәм. Татар халык ашларына мәдхия җырланды. Татар халкы бик борынгыдан аш-су әзерләргә оста булган. Бәйрәм табынында нинди генә ризыклар юк иде! Ерак араларны якын итеп килгән кунаклар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, мул табын әзерләгәннәр. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләр куелган. Ә хуҗалар татар халык ризыкларын бик матур бер йола - бәби чәенә бәйләп күрсәттеләр.

Өй бала исе белән тулган! Шундый саф, җылы, башны әйләндерә торган татлы бер ис ул! Дәү әнием аны фәрештә исе дия торган иде. Иелеп бала биләгән, нарасыен күкрәгенә кыскан һәр ана өчен таныш бу кадерле ис…

Әнә, түргә бишек эленгән, анда мыш-мыш бала йоклый. Чигүле тәрәзә пәрдәләре, карават өслекләре, чәчәкле өстәл япмасы - барысы да сандыктан чыккан бүген. Ләгән белән комган да әзер. Түрдәге ялкынсу кызыл яраннар да аерым бер яктылык белән балкып көлеп утыралар. Баласы туганына сөенгән әни кеше әрле-бирле йөри, изге теләкле ике дәү әни бишек янында бөтерелә. Ул да түгел кызыл шакмаклы киндер тастымалга бәби күчтәнәче төреп тоткан күрше-күлән, әбиләр хәл белергә керә. Һәрберсе үзе алып килгән ризыгын мактый-мактый өстәлгә куя. Ә аннан сүз килгән кунакларга бирелә. Нинди генә ризыклар юк анда - чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш, бәрәңге һәм тары кыстыбые һәм бәби ашына мәхсус пешерелә торган әлбә дә бар.

Һәрбер ризыкны мактый-мактый чәй эчкәннән соң, рәхәтләнеп татар халык уеннары оештырылды, биюләр биелде, җырлар башкарылды. Кунаклар бәйрәмнән зур канәгатьләнү һәм горурлык хисе белән таралыштылар.

Әлфирә Исхакова,
Сәмәкәй авылының мәдәният йорты директоры.

Татар халыкның милли ризыгы - тәмле кыстыбыйлар рецепты монда.

Фото «ВКонтакте» социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев