Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре нигезендә тоз куллану нормалары үзгәрде

Вероника Скворцова азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары буенча Тәкъдимнәргә үзгәрешләрне теркәүче боерыкка кул куйды.

Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары буенча Тәкъдимнәргә үзгәрешләрне теркәүче боерыкка кул куйды. Аның нигезендә, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай үзенең телеграм-каналында тоз куллану дәрәҗәсе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә туры китерелде, дип яза. Бу хакта Интрерфакс хәбәр итә.

Аерым алганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тозны куллануны тәүлегенә 5 граммнан да арттырмаска киңәш итә. Биредә кеше куллана торган, ягъни бөтен ризыктан кергән тоз исәпкә алына. Шул ук вакытта, министр урынбасары кешеләр еш кына бу нормадан бер ярым, ике тапкыр күбрәк куллана, дип белдерә. Бу исә артериаль басым артуга, нәтиҗәдә, инфаркт яки инсульт куркынычын сизелерлек арттыруга китерә.

Салагай Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән тоз куллануны киметү ысуллары китерә. Бу - аш тозын куллануны һәм тозлы кабымлыклар куллануны киметү (монда, мәсәлән, соя соусы да керә).

Моннан тыш, аеруча кирәкмәгәндә тозлап җибәрмәс өчен өстәлдән тоз савытларын җыеп алырга киңәш ителә. Шулай ук товарлар сайлаганда этикеткалары

Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары буенча Тәкъдимнәргә үзгәрешләрне теркәүче боерыкка кул куйды. Аның нигезендә, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай үзенең телеграм-каналында тоз куллану дәрәҗәсе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә туры китерелде, дип яза. Бу хакта Интрерфакс хәбәр итә.

Аерым алганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тозны куллануны тәүлегенә 5 граммнан да арттырмаска киңәш итә. Биредә кеше куллана торган, ягъни бөтен ризыктан кергән тоз исәпкә алына. Шул ук вакытта, министр урынбасары кешеләр еш кына бу нормадан бер ярым, ике тапкыр күбрәк куллана, дип белдерә. Бу исә артериаль басым артуга, нәтиҗәдә, инфаркт яки инсульт куркынычын сизелерлек арттыруга китерә.

Салагай Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән тоз куллануны киметү ысуллары китерә. Бу - аш тозын куллануны һәм тозлы кабымлыклар куллануны киметү (монда, мәсәлән, соя соусы да керә).

Моннан тыш, аеруча кирәкмәгәндә тозлап җибәрмәс өчен өстәлдән тоз савытларын җыеп алырга киңәш ителә. Шулай ук товарлар сайлаганда этикеткаларын өйрәнеп, тоз азрак булганнарына игътибарлырак булырга кирәк.

Салагай кайбер тоз төрләренең гипертония китереп чыгармавы, чөнки чыгышы табигый, диюнең хаклыкка туры килмәвен әйтә. Тозның чыгышы түгел, ә анда булган натрийның күпме булуы мөһим.

Боерыкта шулай ук, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре нигезендә, бөтен ризык тозы йодалы булырга тиеш, бу йод җитмәүгә бәйле авыруларны профилактикалау өчен бик мөһим, диелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев