Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш балалары батырларны искә алды

Хәтер һәм кайгы көне кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Шилнәбаш авылы мәктәбе каршында эшләп килүче «Забава» лагеренда булдылар.

Социаль эшләр белгече Вероника Краснова балалар белән «Батырлар утравы» дип исемләнгән уен оештырды. Уен кагыйдәләре буенча, балалар «Ватан тарихы», «Көч һәм осталык», «Уйлап тап һәм рәсемен яса», «Шифрлаучылар», «Өйрәнгәндә авыр – сугышканда җиңел» станцияләрендә тукталып, викторинаның сорауларына жавап табарга тиешләр иде. Уен азагында балалар бөтен сорауларга җавап табып, батырлар утравын ачтылар. Һәрбер балага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге кызыклы уенда төрле хәлдәге гаиләләрдән 26 балигъ булмаган бала катнашты, дип язалар безгә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән.

Фото «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев