Яңалыклар

Шахмат һәм шашка уйнадылар

Яңа ел ялларында Чаллы шәһәренең шахмат-шашка клубында Тукай районы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларга районыбызның 17 авыл җирлегеннән 100дән артык спортчы килгән иде. Нәтиҗәдә мәктәпләр арасында беренче өчлектә - Мусабай-Завод, Кече Шилнә һәм Түбән Суыксу урта мәктәпләре. Авыл җирлекләре арасында исә I урынны новотроицкоелылар яулады. Кече Шилнә - II, Мусабай-Завод...

Яңа ел ялларында Чаллы шәһәренең шахмат-шашка клубында Тукай районы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышларга районыбызның 17 авыл җирлегеннән 100дән артык спортчы килгән иде. Нәтиҗәдә мәктәпләр арасында беренче өчлектә - Мусабай-Завод, Кече Шилнә һәм Түбән Суыксу урта мәктәпләре. Авыл җирлекләре арасында исә I урынны новотроицкоелылар яулады. Кече Шилнә - II, Мусабай-Завод авыл җирлеге III урында, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


шахмат һәм шашка уеннары

Нет комментариев