Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең фикер – иң мөһиме

Республикада моңарчы аналогы булмаган «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла башлады. Масштаблы проект өч елга исәпләнгән. Быел әлеге программага Тукай районнан 85 күпфатирлы йорт территориясе керде. Быел Князево, Круглое Поле, Бәтке җирлекләрендә ишегаллары төзекләндереләчәк. 

«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру «Татарстан» совхозы поселогыннан башланды. Күпфатирлы йортлар ишегалларына якын территория – өч гектар җир законсыз төзелгән ташландык корылмалардан чистартылды. 
Күпфатирлы йорт хуҗалары үз ишегал-ларының нинди буласын хәл итүдә катнашырга, территорияне планлаштыру проектына үз тәкъдимнәрен кертергә тиеш. Беренче шундый тыңлаулар Школьная, Советская, Октябрьнең 50 еллыгы, Попов, Интернациональная урамнарында урнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов, баш архитектор Азат Надершин, Кама аръягы территорияләрне үстерү институты директоры Илдар Мирхаҗианов катнашты.
Халык төркемнәргә бүленеп эшләде. Бер өстәл бер ишегалды буенча эшли. Һәрбер өстәлдә – ишегалды схемасы. Күпфатирлы йортлар территорияләрендә җиде төрле эш башкарылачак. Халыкка шушы эш төрләрен аңлаткан стикерлар таратылды. Фатир хуҗалары әлеге стикерларны ишегалды схемасында үзләре теләгәнчә урнаштырырга тиеш булдылар. Шулай ук аларга бер биткә өстәмә тәкъдимнәр һәм ишегалдында булган җитешсезлекләрне язу мөмкинлеге бирелде. 
– Сезнең теләкләр – безнең өчен иң мөһиме, – диде Ленар Авзалов. 
Йорт хуҗалары «Безнең ишегалды» программасы күпкатлы йортлар территориясенә эстетик күренеш бирү, халыкның яшәү шартларын уңайлы итү өчен кирәк икәнен аңлый. Шул ук вакытта үзләренең сарай, мунча, гараж язмышы борчый.
– Территорияне планлаштыру проектына комачау итмәгән корылмалар үз урынында калачак, – дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе.
Сүтелгән сарай, мунча, гараж хуҗаларына җир участоклары бирү мөмкинлеге бар. Район җитәкчелеге җир участоклары хуҗаларын берләшергә һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте (СНТ) оештырырга тәкъдим итә. Бу очракта участокта бакча гына түгел, зур булмаган корылма да төзеп булачак. 
Фатир хуҗалары әлеге җир участоклары түләүле булу-булмавы белән дә кызыксынды.
– Җирләр берничек тә бушлай бирелә алмый. Аны сатып аласы була. Әмма алар кадастр бәясеннән генә сатылачак. Шулай ук 11 айга кичектерү белән сатып алу мөмкинлеге бар, – дип аңлатты Ленар Авзалов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев