Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәбәп – каминның төзексезлеге

Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Шале» кафесында янгын чыгуның сәбәбе бина эчендәге каминның төзексезлегендә дип билгеләделәр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре.

Ут чыкканда залда кешеләр дә була. Сигнализация эшли башлауга аларны чыгаралар. Камин өстеннән чыккан төтенне сак хезмәткәре күреп ала. Кафеда эшләүчеләр утны башта үзләре генә сүндермәкче булалар. Көчләре җитмәсен аңлагач, 112 хезмәтенә шалтыраталар. Ут чыгу нәтиҗәсендә кафе түбәсенең 60 квадрат метр мәйданы яна, кешеләргә зыян килми. 
 24 апрель көнне Куаклы авылында янгын турында хәбәр килә. Биредә хуҗалык кирәк-яраклары блогы яна. Янгын аркасында блокның 12 квадрат метрына зыян килә. Ут чыгуның сәбәбе хуҗаларның саксызлыгы дип билгеләнә.

/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев