Сарайларның урыны бу түгел
Киләсе елдан Татарстанда «Безнең ишегалды» дигән программа эшли башлый. Күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлау буенча бу масштаблы проект «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы белән тормышка ашырыла. Программа өч елга исәпләнгән. Финаслау күләме – 50 млрд сум. Әлеге проектка безнең районнан 89 күпфатирлы йорт территориясе керде. 2020 елда Кече Шилнә, Кнәз, Круглое Поле, Борды, Яңа поселогы һәм Бәтке җирлекләрендә ишегаллары төзекләндереләчәк. Программа кысаларында күпфатирлы йортлар территориясендә стандарт буенча җиде төр эш башкарылачак. Болар – йорт тирәләренә асфальт түшәү, тротуарлар салу, көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар кую, эскәмияләр урнаштыру, яктырткычлар көйләү, балалар мәйданчыклары ясау, машиналар өчен махсус урыннар булдыру һәм территорияләрне өлешчә яшелләндерү.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны тәкъдир иткәндә, безнең еллар дәвамында ишегеалларына кулыбыз җитмәде, хәзер менә чират аларга житте, дип белдерде. Халык уңайлы һәм зәвыклы шартларда яшәргә тиеш. Әмма Тукай районының кайбер җирлекләрендә күпкатлы йортларның территориясенә эстетик күренеш бирү, халыкның яшәү шартларын уңайлы итү юлында проблема бар. Бу – законсыз корылмалар. Муниципаль җирдә документларга нигезләнмичә төзелгән мунча, сарай, гаражлар җирлекнең генераль планына да, куркынычсызлык таләпләренә дә, санитар нормаларга да туры килми. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында мондый тәртипсез урнашкан корылмалардан арынырга туры киләчәк, дип белдерә район җитәкчелеге.
Әйтик, «Татарстан» совхозы поселогында күпфатирлы 61 йорт бар. Һәрберсенең ишегалдында дистәләрчә законсыз рәвештә төзелгән мунча, сарай, гараж, бакча, теплицалар. Корылмаларның күбесе ташландык һәм җимерек хәлдә. Ә рәт-рәт тезелгән гаражлар белән бөтен территория тулган. Монда ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары куярга урын да юк.
Яңа проект күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең күңеленә бик хуш килгән. Ләкин, шул ук вакытта, берсенең дә күпьеллык «мөлкәте»ннән колак кагасы килми. «Октябрьнең 50 еллыгы» урамында урнашкан күпфатирлы йортта яшәүче Гөлсинә Хуҗина берничә адым ераклыкта урнашкан мунчасы өчен борчыла.
– Мунчасыз нишләрбез соң инде? Җитмәсә, акча түләп аны узган ел яңарткан идек. Бер без генә түгел, күршеләрем дә гаражлары, сарайлары өчен борчыла. Фатирда көнкүреш әйберләрен тотып булмый бит, бөтен кирәк-яракны шунда саклыйбыз, – ди ханым.
Бүгенге көндә 2020 ел проектына кергән урыннарда жирлек, район җитәкчеләре катнашында халык җыеннары узды. Кешеләргә бәйнә-бәйнә ишегалларын төзекләндерү программасы турында анлаттылар. Әлбәттә, зур кызыксындыру тудырган сорау – үз корылмаларының язмышы.
– Халыкның яшәү, ял итү рәвешен көйләргә кирәк. Дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм нәкъ шуның өчен каралган. Халыкта еш кына ялгыш фикер йөртүчеләр бар. Янәсе, район хакимияте булган корылмаларны җимереп, ул җирләрне тартып ала. Уйлап карасаң, бу җирләр чынлап та муниципаль җирләр. Законсыз корылмалар болай да сүтелергә тиеш. Безнең бурыч – чистарту, җыештыру, законлаштыру һәм республика тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен алар файдасына үзләштерү. Әлбәттә, дөнья булгач мунчасы да кирәк, гаражы да. Шуңа күрә аларны урнаштыру яки күчерү өчен җир участоклары тәкъдим итәрбез. Теләге булган кешеләрнең берсе дә җирсез калмас. Корылмаларны сүтүгә килгәндә, бөтен кешенең дә моны башкарырга мөмкинлеге юк. Шуны исәпкә алып, без авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшмәкәрләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Алар корылмаларны сүтүдә, территорияне чистартуда, чүпләрне чыгаруда да ярдәм итәчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов.
2020 ел проектын тормышка ашыру иртә яздан башланачак. Шуңа күрә якын айларда территорияләрне чистарту, корылмалардан арындыру бурычы тора.
Бүген күпфатирлы йортларның территорияләрен планлаштыру проекты әзерләнә. Аларны да халык белән жыелып кабул итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев