Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санкт-Петербургтагы шартлау нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелгән

Кичә, 3 апрель көнне көндезге 14.00 сәгатьтә Санкт-Петербург шәһәре метросында шартлау булды. Шуның нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелде. 11 кеше урында ук һәлак булса, 3 кеше алган җәрәхәтләрдән җан биргән. Шартлау «Сенная» станция платформасында һәм «Технологический институт» станциясе янында вагонда булган. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә булган террорчылык акты...

Кичә, 3 апрель көнне көндезге 14.00 сәгатьтә Санкт-Петербург шәһәре метросында шартлау булды. Шуның нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелде. 11 кеше урында ук һәлак булса, 3 кеше алган җәрәхәтләрдән җан биргән. Шартлау «Сенная» станция платформасында һәм «Технологический институт» станциясе янында вагонда булган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә булган террорчылык акты белән бәйле Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченкога телеграмма юллады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Петербург метросында булган шартлау белән бәйле тирән кайгыгызны уртаклашам. Гаепсез кешеләрнең үлеме - зур кайгы һәм туганнар, якыннар өчен кайтарып булмаслык югалту, әлеге бәлага юлыкканнарга кайгыларын уртаклашу һәм ярдәм сүзләрен җиткерүне сорыйбыз. Әлеге куркыныч вакыйгада зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнүләрен телибез», - диелә телеграммада.

Санкт-Петербургта өч көнлек матәм игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев