Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак

Самара өлкәсендә ел саен сентябрьнең беренче көннәрендә “Милли туйлар фестивале” уза.

Самара өлкәсендә ел саен сентябрьнең беренче көннәрендә “Милли туйлар фестивале” уза. Самара татарлары да ЗАГСта никахны милли йолалар буенча рәсмиләштерә алачак. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

  • 2010 елда халык санын алу буенча, Самара өлкәсендә 126 124 татар яши. Бу сан барлык халыкның 4,1 процентын тәшкил итә. Биредә руслар - 2 645 124 кеше (85,5%)%), чувашлар — 84 105 кеше (2,7%), мордва — 65 447 кеше (2,1%), украиннар — 42 169 кеше (1,4%), әрмәннәр — 22 981 кеше (0,74%), казахлар — 15 602 кеше (0,5%), азәрбайҗаннар— 14 093 кеше (0,46%), үзбәкләр — 11 242 кеше (0,36%), белоруслар — 9 231 кеше (0,3%) һ.б. яши.

Сызрань шәһәре ЗАГС бүлеге мөдире Лариса Шумская сөйләвенчә, быел 7 һәм 8 сентябрьдә милли гореф-гадәтләр буенча язылышырга мөмкин. Гаилә корырга теләүчеләр агымдагы елның 5 августына кадәр гариза бирә ала.

Реклама

Шумская сүзләренчә, Сызраньда “Милли туйлар фестивале” көннәрендә төрле елларда рус, татар һәм украин традицияләре буенча язылышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев