Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самара өлкәсендә Балыклы авылында 30 ел элек башланган "Урам концертлары" дәвам итә

16 июньдә Сабан туенда "Урам концертлары" фестиваленең Гала-концерты булачак.

Самара өлкәсе Камышлы районының Балыклы авылында моннан 30 ел элек башланып киткән "Урам концертлары" фестиваленең йомгаклау концертлары Сабан туенда булачак. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

Беренче концерт Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган. Анда Олы һәм Себер урамнары һәвәскәр артистлары чыгыш ясаган. Икенче тамаша 31 мартта булган һәм Таллы, Төбәк һәм Ярмәк урамнары артистлары концерт куйган. 1 май кичендә Кысырык, Яшьләр һәм Сусыз урамнары һәвәскәрләре сәхнә тоткан.

"Безнең Балыклыбыз талантларга бай. Концертларда катнашкан барлык артистларга да рәхмәтләребезне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телисебез килә. Алга таба да, шушы традицияләрне саклап, "Урам концертлары"быз гөрләп торсын, гореф-гадәтләребез, җыр-моңнарыбыз буыннан-буынга күчсен", дип язалар Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

  • 16 июньдә Сабан туенда "Урам концертлары" фестиваленең Гала-концерты булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев