Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салымны түләргә кирәк

Хакимияттә үткән киңәшмәдә район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева салымнар җыюның торышына тукталды.

Транспорт салымын җыю бүгенге көнгә 77,9 процентны тәшкил итә. Физик затлардан милек салымының 74,8 проценты җыелган. Монда лидер – Борды авыл җирлеге, аутсайдерлар рәтендә – Мәләкәс, Бәтке, Яңа Бүләк авыл җирлекләре. Физик затлардан җир салымын җыю күрсәткече – 83,8 процент. Бу юнәлештә иң активлар – Боерган авыл җирлеге халкы. Аларда план 117 процентка үтәлгән. Ә менә Кече Шилнә, Түбән Суыксу җирлекләрендә яшәүчеләргә эшне көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте финанс-бюджет палатасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев