Салым түләргә соңга калмагыз
2020 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләү срогы көннән-көн кыскара. Алар 1 декабрьгә кадәр түләнергә тиеш.
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясе башлыгы урынбасары Альберт Миннәхмәтов тукайлылардан түләүләрне вакытында башкаруларын сорый. 2 декабрьдән исә түләнәсе суммага пеня өстәлә башлый. Бурычлары күп булганнарга карата суд эшләре дә кузгатылырга, акчаларына, милекләренә арест салынырга мөмкин.
Түләүләрне РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша, салым инспекциясе сайтында шәхси кабинет аша, банкларда, почта бүлекләрендә, терминалларда башкарырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев