Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым түләмәсәң, субсидия бирмиләр

2021 елның 1 январеннан социаль түләүләр тәртибенә үзгәрешләр кертелгән иде. Алар нигезендә, салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары туктатылды.

Әлеге чаралар безнең районда да кулланыла. Әйтик, бүгенге көнгә салым бурычлары булган 760 кешегә социаль түләүләр бирү туктатылган.

Туктатыла торган социаль түләү төрләренә түбәндәгеләр керә:
– транспортта йөрү өчен бирелә торган айлык акча;
– даими рәвештә авылда, шәһәр тибындагы поселокта яшәүче хатын-кызларга бала тугач бер мәртәбә бирелә торган акча;
– 18 яшькә кадәрге биш яки аннан күбрәк баласы булган, ата-аналарның яки балаларның берсе инвалид булган гаиләләр әгъзаларына ай саен бирелә торган пособие;
–  бер үк вакытта өч яки аннан артыграк баласы туган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган пособие;
– бер үк вакытта туган, яшь ярымга кадәрге өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә ай саен бирелә торган пособие.
Чит кеше каравына мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга бирелә торган айлык өстәмә акчалата түләү салым бурычы булган очракта шулай ук бирелми. Ә инде моңа кадәр билгеләнгән түләү туктатыла. 
Салым бурычы булган очракта түбәндәге түләүләрне сорап язган гаризаларны карау бурычны каплаганчыга кадәр кичектерелә, ләкин 90 көннән дә артыграк вакытка түгел:
– хезмәт ветераннарына, ТР дәүләт бүләкләре ияләренә, тыл хезмәтчәннәренә, реабилитацияләнгән гражданнарга, сәяси репрессияләрдә зыян күргән гражданнарга айлык акчалата түләү;
– балага айлык пособие;
– телефон, радио, коллектив антенна кую чыгымнарын каплауга бирелә торган субсидия;
– торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бирелә торган субсидия-ташлама;
– күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау вносларын түләүгә бирелә торган компенсация;
– реабилитацияләнгән гражданнарга телефон кую чыгымнарын каплауга бирелә торган ярдәм;
– 18 яшькә кадәрге өч яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә бирелә торган субсидия;
–  хроник бөер чире һәм онкологик авырулары булган гражданнарга транспортта бару өчен компенсация. 
   Әгәр гражданин түләүләрне туктату турындагы хатны алганнан соң 90 көн эчендә салым бурычын түләгән икән, аңа социаль ярдәм кабат торгызыла. Шул ук вакытта түләүләр тукталып торган айлар өчен дә киләчәк. 90 көн эчендә салым бурычын кайтармаган кешеләргә карата түләү билгеләү турындагы карар кире кагыла.  
 

Реклама


     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X