Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Салым бурычы күп

«Район халкының салымнар буенча 43 млн сум бурычы бар. Бу бик начар», – дип белдерде район башлыгы Фаил Камаев атналык киңәшмәдә салым мәсьәләсе турында.

Транспорт, җир салымнарын җыю авыл җирлекләрендә төрлечә бара. Кайберләрендә, әйтик, Иске Абдул җирлегендә ул акчаларның 92 проценты җыеп алынса, Иске Дөреш, Кече Шилнә җирлекләрендә эш сүлпән бара. «Салымнарны 67 процентка гына җыеп, сез ничек алга таба көн күрергә уйлыйсыз?» – дип, район җитәкчесе әлеге җирлек башлыкларын бу мәсьәләгә җитдирәк, җаваплырак карарга чакырды. 
Фаил Камаев бурычлары күп булган затлар белән ныклап эшләү өчен салым инспекциясе белән сөйләшергә, суд приставлары белән хезмәттәшлек итәргә һәм транспорт салымын җыюда «Дорожный пристав» программасыннан актив файдаланырга кушты.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев