Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салкын тидерүчеләр кимегән, ләкин тынычланырга иртә

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Марат Гыйрфановның хәбәр итүенчә, узган атнада райондашларның вируслы инфекцияләр белән чирләү очраклары ике мәртәбә кимегән. Барлыгы 123 шундый очрак теркәлгән. Авыручыларның күпчелеге балалар - 84 кеше. Әлегә бездә мәктәпләрнең карантинга ябылу фактлары юк, ләкин күрше Минзәлә районында аерым сыйныфларда укуны вакытлыча туктатырга туры килгән...

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Марат Гыйрфановның хәбәр итүенчә, узган атнада райондашларның вируслы инфекцияләр белән чирләү очраклары ике мәртәбә кимегән. Барлыгы 123 шундый очрак теркәлгән. Авыручыларның күпчелеге балалар - 84 кеше. Әлегә бездә мәктәпләрнең карантинга ябылу фактлары юк, ләкин күрше Минзәлә районында аерым сыйныфларда укуны вакытлыча туктатырга туры килгән очраклар бар, дип әйтеп үтте ул.

Каты эчәк инфекциясе ике балада һәм өч өлкән кешедә теркәлгән.

Өч кешене хайваннар тешләгән. Казиледә пенсионерны йорт мәчесе, Иске Дөрештә мәктәп укучысын, Суровкада пенсионерны шулай ук эт тешләгән. Яңа поселогында бер кешенең В гепатиты йөртүе ачыкланган, эпидемиягә каршы чаралар үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев