Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават Президент белән беренче очрашуга нәрсә киеп барган?

Минтимер Шәймиев белән очрашудан соң, беренче Президент Салаватка, кулыннан салып, Чистай сәгате бүләк иткән.

Җырчы аны хәзер дә музейда саклый икән. Кичә Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт биргән. Җырлау белән бергә ул тыңлаучыларның һәм чакырылган кунакларның да сорауларына җаваплар бирә. Сүз арасында Минтимер Шәймиев белән беренче тапкыр очрашуга баруын да искә ала. “Әсгать Сәфәров "сине Минтимер Шәймиев чакыра", дигәч, Президент белән беренче тапкыр очрашуга яңа “Адидас” спорт костюмы алдым, ялтырап торган кызыл, яшел һәм зәңгәр төсле кроссовки кидем. Сәфәров, "ник болай киендең", ди. "Өр-яңа бит, беренче генә кидем", дим мин аңа. Нишлисең инде, авылдан килгән егет. Кереп утырдым Президент янына, ул да карап куйды, бу егет әллә кая китмәс дигәндер инде. Аның белән бик озак сөйләштек. Соңыннан ул сиңа нәрсә бүләк итим икән диде дә, кулындагы сәгатен салып бирде. Татарстан флагы төшкән Чистай сәгате иде ул. Мин аны хәзер дә музеемда саклыйм, иң кадерле бүләкләрнең берсе ул” ди Салават.

 

Реклама

Кызыл таң Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X