Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саксызлык аркасында булган фаҗига

Шушы көннәрдә Тукай районы суды булып узды, анда Җәйләү авылында яшәүче хатын-кыз вафат булган юл-транспорт вакыйгасы турындагы шау-шу кузгаткан эш каралды.

Искәртеп узабыз, печән әзерләгәндә трейлерлы квадрацикл, тагылмалы арба белән тау өстенә күтәрелә алмый һәм  әйләнеп каплана. Квадрацикл хуҗасының әнисе тәгәрмәчләр астында кала,  вакыйга урында, печән кырында вафат була. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә – гаепләнүче, 37 яшьлек Данил У. Ул рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, әмма тотрыклы, яхшы табышым бар, дип җавап бирде. Зыян күрүче ягыннан аның абыйсы иде, ул үз чиратында, энесен гаепләмәү турында гариза яза. «Минем дәгъваларым юк. Чөнки бу авария. Мин аны гаепләмим. Эшне туктатуыгызны үтенәм», - дип сорады ул.  Прокурор үз чыгышында бу эшнең уртача авырлыктагы җинаятькә кагылуын, аның исерткеч эчемлек кулланмавын, ә кеше үлеменең саксызлык аркасында килеп чыгуын билгеләп үтте. Аннан соң карарны көтү өчен озын, газаплы минутлар килде. Һәм менә судья Радик Зиннәтов аны игълан итте: «РФ Җинаять кодексының 25нче маддәсе нигезендә РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе, 3нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче Данил У. га карата җинаять эшен туктату». Суд яхшы нәтиҗә белән  тәмамланды. Хәер, бу фаҗига белән кешегә алга таба да яшәргә кирәк бит. «Егыласымны белсәм, саламны алдан түшәр идем», - диләр халыкта. Суд эшне туктату турында карар чыгарды. Данил У. ның яшәү урыны буенча уңай характеристикалары, аның үрнәк яшәү рәвеше дә игътибарга алынды.

Лия Мәрдегалләмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев