Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз!

Узган ялларда район территориясендә рәттән ике янгын очрагы теркәлде.

16 октябрьдә көндез бердәм диспетчерлык хезмәтенә Шилнәбашта торак йорт яну турында хәбәр килә. Бәхеткә, йортның тышкы стенасына ут капканын вакытында күршеләре күреп ала. Шунда ук янгын сүндерүчеләрә шалтыраталар. Йортны коткарып калалар, ләкин ремонтлау өчен шактый чыгым кирәк булачак. Янгынның сәбәбе – электр үткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килү. 
17 октябрь төнендә сәгать 1 тулгач «Урожай» бакчачылык ширкәтендә мунчада янгын чыга. Хуҗа ир-ат һәм аның дуслары ул вакытта әле мунчада юына торган булалар. Түшәмнән төтен чыкканын күргәч, түбәгә менеп, утны үз көчләре белән сүндермәкче булалар. Ләкин алай гына җиңеп булмагач, янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар. Кызганычка, мунчаның кара бүрәнәләре генә утырып кала. Ир-атларның үзләренә зыян килми. Ут мичне артык кыздыру аркасында чыккан дип фаразлана. 
Шулай ук Иске Абдул авылы янында 500 квадрат метр мәйданда үлән януы теркәлгән. Бу очракта билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе янгынга сәбәп булган, дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән.  

Реклама

/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X