Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сагыз җитештерүдә кулланыла торган Түбән Кама каучугы лауреат булды

Россиядә азык-төлек сәнәгате өчен бутилкаучук җитештерүче бердәнбер предприятие булган Түбән Камадагы СИБУР заводы продукциясе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» XXIII республика конкурсында лауреат булды.

Әлеге җиңү продукциягә «Россиянең иң яхшы 100 товары» федераль программасының киләсе этабында катнашу мөмкинлеге бирә.

Конкурста югары бәя алган бутилкаучук маркасы сагыз җитештерү өчен нигез материал буларак кулланыла. Моннан тыш, ул «Хәләл» стандарты буенча сертификатлаштыру узган, ягъни составында хайван чыгышлы компонентлар, этил спирты һәм куллану тыелган матдәләр юклыгы расланган.

Быелгы конкурска Татарстанның 215 предприятиесеннән 358 төр продукция тәкъдим ителде. Профильле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән торган эксперт комиссияләре катнашучыларны продукция сыйфаты белән беррәттән җитештерүне оештыру, хезмәтне саклау, экологик сәясәт, энергия һәм ресурсларны нәтиҗәле файдалану күрсәткечләре буенча да бәяләде.

Республика этабындагы җиңү нәтиҗәсендә Түбән Камада җитештерелгән бутилкаучук Татарстан исеменнән «Россиянең 100 иң яхшы товары» федераль конкурсында катнашачак.

Фото/ пресс-служба СИБУР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев