Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сагынышып җыелдык

Күрше Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында көтеп алынган бик кызыклы вакыйга булып узды. Анда илле ел элек мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлар, чордашлар очрашты. Бу авыл мәктәбенә кайчандыр хәзерге Тукай районының сигез авылыннан балалар йөреп укыдылар. М    енә шуларның очрашу кичәсе иде бу. Әле тагын Минзәлә районының биш-алты авылыннан да классташлар очрашуга килгәннәр. Әйтерсең, илле ел түгел, илле генә көн үткән. 

Сыйныфташлар бу юбилей очрашуын миңа йөкләделәр, каршы килмәдем. Тәҗрибәм оештыру эшләрендә зур булса да шактый йөгерергә туры килде. Классташлар кайларда гына яшәмиләр?! Күбесенең Чаллыда яшәве уңайлы булды. Бик еракларда яшәүче сыйныфташлар да кайтып төштеләр. Әйтик, Равил Асылмәрдәнов Волгоград шәһәреннән кайтып җитте. Ул бик күп күчтәнәчләр төягән, җитмәсә очрашуыбызның иганәчесе дә булды. 
Без Хуҗамәтнең мәдәният йортына җыелдык. Авыл җирлеге башлыгы Аль берт әфәндегә, мәдәният йорты диркеторы Наилә Вәлиевага, урта мәктәп директоры Камил Гәрәевка зур рәхмәтле. Очрашуга ярдәм иткән механика заводы җитәкчесе Хәмит Кәримовка да рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. 
Без  өч класста 90 бала төрле авыллардан йөреп укыган идек, унбишебез инде бакый дөньяга күчте. Очрашу кичәсенә берничә генә сыйныфташыбыз кайта алмады.  Хуҗамәт урта мәктәбендә үзебез укыган классларга парта артына кереп утырдык, күпләребезнең күзләреннән яшьләр акты. Мәктәп инде яңарган, без укыган чактагы кебек булса да барыбыр җаныбызга якын, кадерле.
Мәдәният йортында сыйлардан сыгылып торган мул табын каршы алды безне. Хатын-кызларыбыз тәмле бәлешләр пешереп алып килгәннәр, башка тәгамнәр, ризыклар белән килүчеләр дә шактый иде. Өстәл янында классташлар балачак хәтирәләрен, мәктәптә укыган елларны искә төшерделәр, кызыклы булган вакыйгаларны сөйләделәр. Сагынуларны бассарлык кына булмады, укытучыларыбызны да искә төшердек. Көлештек тә, елаштык та.  Очрашуга класс итәкчебез Сылуҗан Кашафутдинова Ризатдин кызын күрше Теләнче Тамак авылына барып алып килдек.  Аңа 76 яшь тулган. Укытучыбызның да кызыклы истәлекләре шактый иде. Без, Сылуҗан Ризатдиновнага юбилей бүләген тапшырдык.
Безнең алда Хуҗәмәт мәктәбе директоры Камил Гәрәев чыгыш ясады, илле елдан соң очрашуыбызга соклануын белдерде, безне котлап, исәнлек-саулык теләде. Туган мәктәбебезгә бүләгебезне тапшырдык.
Нинди бәйрәм җыр-биюләрсез булсын инде?! Дустыбыз, көрәшче, җыр- биюгә, гармун уйнарга хирыс Фариль Фатыйховны чакырган идек. Ул бәйрәмебезне матурлады. Мәдәният йортыннан бәйрәм урамга күчте, анда биеп туймадык, яшь чактагы җырларны искә төшереп җырладык. Авыл халкы шаккатып, сокланып урамга чыкты, безне котладылар. Менә шундый матур, күңелле очрашу кичәсе булды Хуҗәмәттә. Илле еллык юбилей кичәсенә алтмыш классташ килгән иде. Искиткеч җылы, дустанә очрашу булды бу. Аерылышканда тагы ун елдан соң очрашырга сүз куештык. Бу инде 2032 ел була, очрашырбыз, Аллаһы бирсә. Ә бу очрашу хисләре күңелләрдә әле безне тормышка рухландырып, көч биреп тагы бик күп еллар сагындырып торыр әле.

 

Мәүлетҗан Хисамиев, Оргыды авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев