Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Садыйков Чаллыда пациентларның коронавирустан күпләп үлүе турында сүзләрне кире какты

Чаллыда коронавирус таралуга бәйле хәлне даими контрольдә тоталар.

Чаллыда коронавирус авыруы белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үзенең әлеге хастаханәгә баруы турында туры эфирда сөйләде.

«Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында язылган күренеш анда юк. Бер басмада көненә 2-3 кеше үлә, дип язганнар иде. Бу дөрес түгел. Мин үзем йогышлы авырулар хастаханәсендә булдым, „кызыл“ зонада һәр пациент белән шәхсән сөйләштем. Үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппартында дүрт кеше ята иде. Пневмонияле, коронавируска шик булган пациентлар белән сөйләштем, без аларга ярдәм итәргә тиеш», — дип сөйләде Марат Садыйков.

Билгеле бер вакытта йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү авырлашты. Пациентларның диагнозын ачыклау өчен, 5нче шәһәр клиник хастаханәсен сортировка госпиталенә әйләндерделәр. Ике хастаханәгә дә күпләп шәхси саклану чаралары җибәрелде, дип ышандырды Садыйков.

Чаллыда планлы кабул итү поликлиникаларын ачу да шәһәрнең сәламәтлек саклау системасы өчен кыен булды. Пациентларга хастаханәләрдә куркынычсызлык таләпләрен, аерым алганда, социаль дистанцияне үтәү авырлашты.

Якын киләчәктә ТР сәламәтлек саклау министры Чаллыдагы бишенче шәһәр хастаханәсе медперсоналы белән очрашырга һәм хәлне бәяләргә планлаштыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чтобы министр не говорил, а умирают много, особенно в НабережныхЧелнах. Мест не хватает для госпитализации.