Сабантуйдан нәрсә көтәсез?
Сабантуйдан нәрсә көтәсез?
Альфира Солтанова,
«Гигант» хуҗалыгының сыер савучысы:
– Минем өчен Сабантуй – гаилә бәйрәме. Бу көнне кунакка өч балам һәм өч оныгым кайта. Туган-тумача да читтә калмый – Себер, Пермь якларыннан да кайтучылар бар. Шулай бер төркем булып поселокта оештырылган бәйрәмгә чыгабыз. Күптәнге таныш-белешләрне очратып, хәл сорашабыз, күңел ачабыз. Әмма Сабан туеның кичке өлеше – иң кызыгы. Безнең йорт су буена бик якын урнашкан. Өйдән туп-туры яр буена ял итәргә төшәбез.
Гөлсинә Әхмәтшина,
ветеран-укытучы:
– Районкүләм Сабантуйга чыкмыйча калган юк. Ел да бу көнне көтеп алабыз. Аңа берничә атна алдан әзерләнә башлыйбыз, өс-башны карыйбыз. Бәйрәмнең иң рәхәт өлеше – күптән күрешмәгән танышларны очрату, яңалыклар бүлешү. Ә аннары туганнар, дуслар белән бергә ял итү, яңа пешкән шашлыктан авыз итү. Район Сабан туе бик күңелле уза. Соңгы елларда тамашалар аеруча купшы.
Ләйлә Зайцева,
Иштирәк авылында яшәүче:
– Татар халкының милли бәйрәмен ел да көтеп алабыз. Гадәттә гаилә белән үземнең туган җиремә – Актаныш районы Чалманарат авылына кайтып, бәйрәмдә дус-туганнар белән очрашабыз. Быел да 8 июньдә авылыма, ә 9ы көнне Тукай районы Сабантуена барырга уйлыйбыз. Кече улыбыз Венер яшь спортчы. Ул Сабантуй бәйрәмендә уеннарда, ярышларда актив катнаша. Бүләкләр дә ота. Иң күңелле, иң күркәм бәйрәм быел да онытылмаслык булыр дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев