Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган дарулар исемлеге булдырылачак

Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган медикаментлар исемлеге урын алган, әмма кагыйдәләрдә аларны куллануны тыю күрсәтелмәгән.

ЮХИДИ Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан эчәргә ярамаган препаратлар исемлеген төзергә тәкъдим иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча баш идарәсе ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Александр Быков сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, мондый даруларның тартмасына тиешенчә язып куярга кирәк булачак.
Хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрендә рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган медикаментлар исемлеге урын алса да, кагыйдәләрдә аларны куллануны тыю күрсәтелмәгән икән.
– Табиблар “Тәкъдим ителми” дип яза. “Тәкъдим ителми” дигән сүз нәрсәне аңлата? Кайбер даруларның игътибарны начарайтуын беләбез, әмма “тәкъдим ителми”дә анык кына тыю юк. Шуңа күрә җәмгыятьтә бу теманы күтәрергә, фикер алышу үткәрергә кирәк, – дип белдергән Быков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев