Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рухи тормыш үзәге

Ильбухтино авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Объект «Россия мәдәнияте» федераль программасы һәм «Мәдәният» милли проекты кысаларында сафка бастырылды. Проектның суммасы – 22 млн 62 мең сум. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Фаил Камаев катнашты. 

– ТР Президенты, республика җитәкчелеге, мәдәният министрлыгы ярдәме белән бездә мөһим социаль объектлар барлыкка килә, авылларның йөзе үзгәрә. Киләсе елга биредә ФАП төзергә ниятлибез. Мондый объектлар барлыкка килү халыкның кәефен күтәрә, тагын да тырышып эшләргә этәрә. Авыл халкы авыр эштән соң матур итеп ял итсен, төрле чараларда катнашсын өчен биредә эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан бөтен мөмкинлекләр дә тудырылырга тиеш. Мәдәният йорты буш тормасын иде, дәресләрдән соң мәктәп укучылары бирегә килеп шөгыльләнсә дә яхшы, – диде район башлыгы. 
Чыннан да, мәдәният йортында олысына да, кечесенә дә буш вакытларын файдалы уздыру өчен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәп укучылары өчен «Яшь талантлар» театр коллективы эшләп килә, «Теннис» клубы бар. Өлкәннәр «Рябинушка» вокаль ансамбленә йөри, «Гармония», «Кул эшләре» клубларында шөгыльләнә. Ихтыяждан чыгып, тагын шундый түгәрәкләр оештыру мөмкинлеге бар. 
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да ильбухтинолыларны әлеге күркәм вакыйга белән тәбрикләде. Мәдәният йорты директоры Елена Паймуллинага ул 100 мең сумлык сертификат тапшырды. 
– Авылда рухи тормыш үзәге, аралашу урыны булырга тиеш. Анда бөтен авыл халкы бергәләп җыелсын, үзләрен борчыган сорауларны күтәрсен. Шулай ук балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен ачу мөмкинлеге тудырылсын, ә өлкән буын кешеләре үзләренең бай мирасын балаларга, оныкларга тапшырсын. Ильбухтино клубын мин шундый мәйданчык итеп күз алдына китерәм. Бу бина һәрвакыт якты, җылы булсын, мәдәни чаралар күңелле үтсен. Милли проектлар турында сөйләгәндә без еш кына цифрлар кулланабыз. Ләкин иң мөһиме матди чыгымнар түгел, халыкның канәгать елмаюлары, шат йөзләре. Авылларда яшәүчеләр эшле булса, юллар төзелсә, яңа мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар барлыкка килсә, авылның киләчәге булыр. Барыгызга да уңышлар телим, рәхәтләнеп эшләгез, матур яшәгез, – диде башкала кунагы. 
Төзелеш оешмасы җитәкчесе символик ачкычны мәдәният йорты директорына тапшыргач, кунаклар, кызыл тасманы кисеп, бина эченә үттеләр.
Бинаның гомуми мәйданы – 412 мең кв. метр, тамаша залы 200 урынга исәпләнгән. Зал зәвык белән бизәлгән. Клубтан тыш, бинада китапханә урнашкан. Махсус җиһазланган гример бүлмәсе, чишенү бүлмәсе бар. Монда хәтта сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен махсус санитария бүлмәсе дә бар. 
Өлкәннәр ункөнлегенә нәтиҗә ясап, мәдәният йортын ачу тантанасында районның актив өлкәннәрен бүләкләделәр. Князево авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойловка, Боерган авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Флүзә Сәлимовага ТАССР төзелүнең 100 еллыгы юбилей билгесе бирелде. Тукай районы башлыгының мактау грамотасы белән Биклән авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Асия Фәйзуллина, Мусабай-Завод фельдшер-акушерлык пункты мөдире Хәмдия Ягъфәрова, Сәйдәшев исемендәге АХП машина йөртүчесе Расих Бариев бүләкләнде. Круглое Поле мәктәбенең чит телләр укытучысы Лилия Орловскаяга, Иске Абдул авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фәридә Әшрәфуллинага район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә намуслы хезмәте өчен Бәтке авыл җирлегеннән Габделхәй Вәлиев билгеләп үтелде.
Район ветераннар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов Яңа поселогының спорт комплексы склад мөдире Рәзинә Ибраһимовага, Иске Абдул авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Клара Хөсәеновага рәхмәт хатлары тапшырды. Халыкны социаль яклау системасын үстерүгә керткән өлеше өчен өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе диспетчеры Альбина Хәмәтуллина бүләкләнде. Шулай ук ветераннар арасында «Балкыш» алтынчы республика фестивале лауреатларын билгеләп үттеләр: Күзкәй авыл җирлегеннән Рафис Хәсәнов, Кече Шилнәдән «Сударушка» фольклор ансамбле, Иске Дөрештән Гыйздулла Вәлиуллин, Бикләннән Илдус Абдуллин, Круглое Поледан Валентина Боровикова, Бордыдан Зөлфия Фазылбәкова фестиваль дипломантлары булдылар.
Концерт программасы бик бай булды. Сәхнәдән район үзешчәннәре, Круглое Поле поселогының «Родные напевы» вокаль ансамбле һәм «Задоринки» бию ансамбле башкаруында җырлар яңгырады.
Шул ук көнне Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл тантаналы төстә ачылды. Әлеге объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелде. Кунаклар обелискка чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев