Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләр – безнең ихтыярны тышкы диктатка буйсындыру омтылышы ул

ТР Президенты 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Соңгы вакытта без шуны ачык аңлыйбыз: Россиягә карата кертелгән санкцияләр һәм аңа басым ясау – шантаж, безнең ихтыярны тышкы диктатка буйсындыру омтылышы ул. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

Реклама

«Узып баручы ел республика өчен тулаем алганда уңышлы булды. Республиканың алгарышлы үсеше тәэмин ителде һәм яшәү сыйфатын алга таба үстерү буенча зур эшләр башкарылды. Без туган Татарстаныбызны яратабыз һәм Ватаныбыз белән горурланабыз. Россия лидеры Владимир Путин тоткан курс илнең куәтен ныгытуга юнәлдерелгән», - диде ТР Президенты.

  • Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән ТР Дәүләт Советының 40нчы утырышында мөрәҗәгать итә. Утырыш Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында оештырылды. Аны парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Депутатлардан тыш, утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, федераль хакимият вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре – барлыгы 600гә якын кеше катнаша. Утырыш телевидениедән һәм ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан турыдан-туры трансляцияләнә. Президент Юлламасын тыңлагач, бүген Дәүләт Советының 41нче утырышы да узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X