Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республиканың бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтергә чакырды

Татарстанда язгы кыр эшләренә керештеләр. Хәзерге вакытта көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә үткәрде. Анда ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү хакында да сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның барлык районнарында да язгы кыр эшләренә керештеләр, дип искәртте министр. Хәзерге вакытта уҗымнар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Көзге культуралар 500 мең гектарга якын мәйданны били.

«Ашламаларны вакытында кертү безгә көзге культураларның потенциалын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген барлык мәйданнарның 69 процентында, ягьни 334 мең гектар мәйданда уҗымнар тукландырылган. «Агрокөч» компаниясе агрофирмаларында эш аеруча оешкан төстә бара. Зәй, Сарман, Тукай, Тәтеш һәм Чистай районнарында көзге культураларны тукландыру төгәлләнде инде. Тулаем алганда, республикада эш темплары начар түгел», - дип искәртте министр.

Реклама

Марат Җәббаров шулай ук коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү хакында да сөйләде. Бүгенге көндә республикада 950 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте бар, әлеге ширкәтләрдә 381 мең бакча кишәрлеге теркәлгән, алар авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге 30 мең гектар җирдә урнашкан.

Республика ярдәме һәм бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә соңгы 3 елда үзләштерелгән участоклар саны 5,5 процентка, яки 19 мең кишәрлеккә арткан.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү – иң мөһим бурычларның берсе. «Бу – күп кенә татарстанлыларның ярдәмче хуҗалыгы. Алар үз кишәрлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе үстерә, үзләрен азык-төлек белән тәэмин итә. Ничек кенә кыен булмасын, әлеге юнәлешкә ярдәм күрсәтергә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X