Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле

Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.

Заманча технологияләр һәм онлайн-сервислар үсеше хакимиятнең гражданнарның проблемалары белән эшләүнең традицион механизмнарын радикаль үзгәрткән. Интернет-мәйданчыклар куллану гади кешеләрнең теге яки бу сорауларының мөһимлеген тиз һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” АҖ генераль директорына биргән интервьюсындаәйтте.

“Бүген халык белән эшләү бөтенлай башка төрле. Кешеләр үз фикерләрен җиткерә һәм бу “Халык контроле” генә түгел. Үзем кулланган социаль челтәрләрдә мондый мөрәҗәгатьләр бик күп. Һәм мин бу мәсьәләләргә җавап бирүче хезмәттәшләремнән боларны теркәп баруны сорыйм. Мәгълүматны алу гына түгел, ә аны исәпкә кую, процессны контрольдә тоту мөһим”, - диде Президент.

"2018 елның беренче яртыеллыгында гына да “Халык контроле” системасында мөрәҗәгатьләр саны 30 меңнән артты. Болар төзекләндерү, хастаханәләр, мәктәпләр, юллар темасына караган сораулар. Аларның 70 процентка якыны хакимият тарафыннан исәпкә алына һәм тормышка ашырыла", - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Ничек кенә булмасын, без бу сигналларны җыябыз. Халык өчен теге яки бу проблеманың мөһимлеген тоябыз”, - диде Президент.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев