Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов "Безнең ишек алды" программасы башлануын игълан итте

Һәр йорт ишегалдын төзекләндерү карары гражданнарның фикерләренә нигезләнеп кабул ителәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" партиясенең "Безнең ишек алды" республика программасы тәкъдимен хуплады. Аны тормышка ашыру өчен 50 млрд сум акча юнәлтү планлаштырыла. Бу хакта ул ТР мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашу барышында белдерде. 

 

"Безнең алда торган иң зур һәм амбициоз бурычны, "Бердәм Россия"дән булган хезмәттәшләребез тәкъдим итте. Бу - "Безнең ишек алды" проекты. Бүгенгә 30 процентка якын ишегалдын тәртипкә китердек. Ел саен без билгеле бер күләмдә акча бүләбез, әмма бу гына җитми", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

Аның сүзләренчә, якын киләчәктә ишегалларын тәртипкә китерү буенча өч еллык программа кабул ителәчәк. "Без бу бурычны өч елда чишәргә телибез. Бу бик зур һәм кыйммәтле программа, әмма республика аны күтәрә ала. Ул республиканың һәр кешесенә күренәчәк", - дип ассызыклады Президент. 

 

ТР Президенты йөкләмәсе буенча, төбәкнең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгы республикадагы күпфатирлы йортларның ишегалларын инвентаризацияли. Аларның һәркайсының үз паспорты барлыкка киләчәк. 

Реклама

 

Татарстан районнарында проект координаторлары, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре җирле халык белән очрашулар уздыра. Минниханов җәмәгать тыңлаулары оештырырга дигән бурыч куйды. Карарлар гражданнарның фикерләренә нигезләнеп кабул ителәчәк. 

 

Һәр гражданин өй янындагы территорияләр стандартлары хакында фикерләрен җиткерә алсын өчен, беренче этапта массалы рәвештә анкеталар тутырыла. Анкеталар тутыру 8 сентябрь көнне сйлау участокларында - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар белән параллель уздырылачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X