Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакын арттыруны хуплады

Әлеге карар 3,7 миллион хезмәткәргә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче 2,2 миллион кешегә кагылачак.

Россия Хөкүмәте 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 11 280 сумга кадәр арттыруны хуплады. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән, РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Закон проектында 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 11 280 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Бу сан хезмәткә сәләтле кешеләрнең 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә», - дип әйтте хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

Топилин искәрткәнчә, 2018 елның гыйнвар-апрель айларында минималь хезмәт хакының аена 9489 сум итеп билгеләнүен исәпкә алсак, 1 гыйнвардан ул уртача алганда аена 6,4 процентка артачак.

Реклама

Министр шулай ук «2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы арту 3,7 миллион хезмәткәргә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче 2,2 миллион кешегә кагылачагын» әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X