Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Родина» – татулык һәм иҗат үзәге

Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин Кече Шилнә авылында булды. Ул үзенең визитын Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башлады. Аннары, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән бергә, төзекләндерелгән мәдәният йортын карады.

Кунаклар мәдәният йорты фоейсына урнаштырылган район авыллары һәм күренекле кешеләрнең шәҗәрәләре белән таныштылар. Төзекләндерелгән тамаша залын һәм барлык бүлмәләрне карап чыктылар. 
1982 елда ачылган Кече Шилнә авылы мәдәният йорты соңгы елларда уңайсыз һәм күрер күзгә күңелсез иде инде. Быел әлеге бина мәдәният объектларын капиталь төзекләндерү программасы нигезендә яңартылды. Төзекләндерү эшләре Татарстан хөкүмәте тарафыннан финансланды, барлык чыгымнар 20 млн сум тәшкил итте.
Төзүчеләр объектка 2020 елның февраль аенда килделәр. Кыска гына вакыт эчендә алар күләмле эшләр башкарды. 300 кеше сыйдырышлы бинаның җылыту системасы, фасады яңартылды, ишек һәм тәрәзәләре алыштырылды, түбәсе өр-яңадан ябылды. Эчке стеналар иске буяулардан арындырылды һәм бизәлде. Шулай ук проект буенча тамаша залы, сәхнә һәм башка бүлмәләр үзгәртеп корылды. Төп үзгәрешләр – бию залында. Яшь биючеләр хәзер киенү-чишенү өчен уңайлыклары булган иркен якты залда шөгыльләнә ала. Яңа планировка буенча түгәрәкләр оештыру, сәхнәгә чыгар алдыннан бизәнү-төзәнү бүлмәләре киңәйтелде. Клубка яңа җиһазлар урнаштырылды, сәхнә киемнәре алынды. Тамашачылар өчен гардероб һәм фойеда ял итү зонасы булдырылды. Санузеллар яңартылды. «Уңайлы мохит» программасына туры китереп, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандус, махсус тотынгычлар куелды. Ишек алдына түшәлгән брусчатка төзекләндерелгән мәдәният йортына тагын да ямь өсти.
Кече Шилнә кешеләре мәдәният үзәгенең яңартылуына чын күңелдән шатланалар. Чынлап та, биредә ял итү, бергәләп күңел ачу, иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар бар хәзер. Җылы, якты, матур заллар шилнәлеләрне үзенә чакырып тора. 
Учреждениенең директоры Любовь Гаврилова белдергәнчә, 2019 елда авыл мәдәният йортында төрле эчтәлектәге 120 чара уздырылган, аларда 7441 кеше катнашкан. Бүгенге көндә биредә җиде үзешчән иҗат төркеме эшли. Районыбызның иң өлкән һәм күркәм фольклор коллективларыннан берсе «Сударушка» озак еллар шушында иҗат итеп яшәп килә. Сүз уңаеннан, тиздән, 2020 елның ноябрь аенда, ансамбль оешуга 45 ел тула. Үзенең түгәрәк бәйрәмен әлеге коллектив мәдәният йортының өр-яңа сәхнәсендә, күтәренке рухта каршы алыр. 
Тыштан да, эчтән дә яңартылган мәдәният үзәгенә балалар һәм өлкәннәр тагын да күбрәк тартылыр, төркемнәр, түгәрәкләр һәм аларда катнашучылар саны артыр, алар яңа сулышта иҗат итәрләр дигән ышаныч бар. Шул рәвешле, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кешеләрне сәнгатькә тарту, ялларын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру мөмкинлекләрен тагын да арттыра.
Кече Шилнә көннән-көн үсә, төзекләнә. Мәдәният йорты исә алга таба да биредә яшәүче төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкны һәм туганлыкны ныгыту үзәге булып хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев