Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов Чабаксарда Сабан туенда: Ут күршеләр белән уртак фикерләргә килеп эшлибез

Җирле татарлар, мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Чувашстан татарлары милли мәдәни мохтариятенә "Форд Транзит" микроавтобусы ачкычы тапшырылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда федераль Сабан туенда катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады. "Ут күршеләр белән уртак фикерләргә килеп эшлибез", - диде ул.

"Хөрмәтле Михаил Васильевич! Милләттәшләр! Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабан туе белән котлыйм. Без милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклыйбыз һәм моны иптәшләргә күрсәтергә мөмкинлек бар. Чувашлар өчен бу яңалык түгел. Чөнки биредә 34 мең татар яши. Безнең республикада 116 мең чуваш үз туган телен, мәдәниятен сакларга тырыша. Бәйрәмнәрен уздырабыз, мәктәпләре бар. Ут күршеләр белән без уртак фикергә килеп эшлибез. Барыгызны да Сабан туе белән котлыйм. Быел мин монда килдем, киләсе елга бергәләп "Уяу" ны үткәрербез. Барлык милләтләр, диннәр дус булуда безнең көчебез", - дип сөйләде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Сабан туеның матур җирдә, яхшы итеп оештырылганы өчен рәхмәт әйтте. Түбән Кама районына Сабан туен үткәрүдә ярдәме өчен аеруча рәхмәтен белдерде.

Җирле татарлар, мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Чувашстан татарлары милли мәдәни мохтариятенә "Форд Транзит" микроавтобусы ачкычы тапшырылды. Ачкычларны автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов кабул итеп алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев