Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт сезгә, игенчеләр!

Районыбыз игенчеләре бөртек-леләрне урып-җыюны яхшы күрсәт-кечләр белән тәмамлады. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 177400 тонна ашлык җыеп алынды. Бу бер гектардан уртача 40,5 центнер уңыш дигән сүз. Иң күп бөртек «Кама» агрофирмасы кырларыннан алынды. Анда тулаем җыем 59195 тонна тәшкил итте. Икенче баскычта – «Кама-Бекон» хуҗалыгы. Ул үз басуларыннан 21750 тонна бөртек җыйды. Крестьян-фермер хуҗалыклары да сынатмады. Аларның көче белән барысы 38868 тонна бөртек суктырылды. 

Уңышлылык буенча беренче урында «Гигант» ҖЧҖ. Әлеге хуҗалык гектардан уртача 68 центнер бөртек җыеп алды. «Ирек» җитештерү кооперативы шулай ук урып-җыюны югары күрсәткечләр белән тәмамлады. Биредә гектарыннан уртача 65,3 центнер ашлык җыелды. 
Игенчеләр аяз көннәрнең бер генә минутын да әрәм итмичә, сыйфатлы бөртек җыеп алдылар, орлыкка да, сату өчен дә, малларга ашату өчен дә җитәрлек күләмдә ашлык әзерләнде. 
Бөртеклеләрне урып-җыюның уңышлы тәмамлануы уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов барлык игенчеләргә олы рәхмәтен белдерде. «Сез иң авыр, иң игелекле һәм иң катлаулы хезмәтләрнең берсен башкарасыз, сезнең кулда – икмәк язмышы. Сез җир кешеләре. Бары тик җирне яратканда, аңа чын күңелдән бирелгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Сез, хөрмәтле игенчеләребез, нәкъ шундый сыйфатларга ия. Югары һөнәри осталыгыгыз, тәҗрибәгез, фидакарьлегегез, ихтыяр көчегез, түземлегегез олы хөрмәткә лаек. Чәчү, урып-җыю кампанияләренә тулы әзерлек белән кердек, техника ремонтлау, яңаларын сатып алу, ашламалар белән тәэмин итү үз вакытында башкарылды. Кызганычка каршы, быел игенчеләребезне табигать тә сынады – җил-давыл, бозлы яңгыр күкрәп үскән иген кырларына шактый зыян салды. Сез бу сынауны уңышлы үтеп, басуларны саклап калу өчен бар көчегезне куйдыгыз.
Кадерле игенчеләребез! Сезгә авыр, әмма гаять мөһим хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм, һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Һәр көнегез шатлык белән тулып торсын! Гаиләләрегез имин яшәсен, туган ягыгызга тугры калып, шунда гомер итеп, балалар үстергәнегез, аларга үрнәк булганыгыз өчен тагын бер мәртәбә рәхмәт сезгә», – диде ул.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев