Республикага яңгыр һәм көчле җил килә
Яңалыклар

Республикага яңгыр һәм көчле җил килә

26 майда республика буенча аязучан-болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә кайбер районнарда яңгыр явачак. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар, аерым районнарда күк күкрәп, көчле явым-төшемнәр булуы ихтимал. Урыны белән боз да яварга мөмкин дип кисәтә синоптиклар.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6–11 м/с белән исә, кайбер урыннарда тизлеге 14 м/с кадәр көчәя, хәтта 16–21 м/с җитәргә дә мөмкин.

Һава температурасы төнлә +10..+15 градус булса, көндез +17..+22, көнчыгыш һәм көньяк районнарда +28 градуска кадәр җылытачак.


Нет комментариев