Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика Питрау бәйрәмендә катнашалар

Кичә шаулап-гөрләп Мәләкәс авылында Питрау бәйрәме үтте. Иртәгә исә, 14 июльдә, районның өч фольклор коллективы Мамадыш районы Җөри авылына республика Питрау бәйрәменә бара.

Иске Җирекленең «Җакын туганнар», Кнәз авылының «Айбагыр» ансамбльләре фестиваль программасы кысаларында үзләренең сәхнәләштерелгән күренешләрен тәкъдим итәчәкләр. Мәләкәс мәдәният йорты каршында эшләүче «Питрау» коллективының балалар төркеме Питрауга «Өй саклау» күренешен әзерли. Алай гына да түгел, алар бу күренешне авылдашлары – «Питрау чибәре» республика бәйгесе конкурсанты Эльвина Шагалиеваны яклап тәкъдим итәчәкләр. 18 яшьлек Эльвина бүген Түбән Кама шәһәрендәге Салих Сәйдәшев исемендәге музыка колледжында белем ала, бөтенроссия, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты, Тукай районының узган елгы Сабантуй гүзәле.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X