Республика конкурсы лауреаты булды
Мамадыш шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2022»республика конкурсы узды. Зона этабында 11 районнан вәкилләр җыелды.
Катнашучыларга ике конкурс сынавы үтәргә туры килде. Әлеге чарада безнең район данын Түбән Суыксу мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ираида Әнвәрова яклады. Ул лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев