Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Республика көне белән!

Сезне чын күңелемнән күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, тынычлык һәм татулык символы булган бәйрәмебез – Республика көне белән тәбрик итәм!

Без үзебезнең республикабыз, анда яшәгән, тырышып эшләгән халкыбыз, уңдырышлы җирләребез, матур табигатебез, данлыклы ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган бай традицияләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Республикабыз үзенең икътисадый, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәләрдәге үсешендә елдан-ел яңа баскычка күтәрелә. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсә, республикада һәм шул исәптән безнең районда да социаль программалар уңышлы тормышка ашырыла: авыл клублары, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелә, юллар салына. Әлеге уңышларга хезмәт сөючәнлек, кешеләрнең эшлекле һәм иҗади инициативасы нәтиҗәсендә ирешелде. Тукай районы һәм аның халкы туган Татарстаныбыз үсешенә үзеннән зур өлеш кертә.
Данлы традицияләребезне саклап һәм арттырып, киләчәктә дә туган ягыбызның үсешенә актив ярдәм итәрбез дип ышанам. Хәзерге заман алдынгы технологияләре ярдәмендә без алга ышаныч белән атларбыз.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәхет, туган республикабыз иминлеге хакына хезмәтегездә уңышлар телим!

 Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Ф.М.Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев