Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Регионара фестиваль-бәйгедә җиңү яуладылар

Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Сәләт ярминкәсе» - «Сөмбелә» дип исемләнгән беренче ачык регионара фестиваль-бәйге булып узды. Бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык сәләтле яшүсмер катнашты. Район данын Калмия авылыннан балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Данил Әюпов яклап чыкты (IV сыйныф укучысы). Данил «Вокал-соло» номинациясендә I дәрәҗәдәге Диплом белән...

Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Сәләт ярминкәсе» - «Сөмбелә» дип исемләнгән беренче ачык регионара фестиваль-бәйге булып узды. Бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык сәләтле яшүсмер катнашты. Район данын Калмия авылыннан балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Данил Әюпов яклап чыкты (IV сыйныф укучысы). Данил «Вокал-соло» номинациясендә I дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде (укытучысы Вера Сәлимова). Бәтке авылыннан вокал бүлегендә шөгыльләнүче Эльвина Ибатова (II сыйныф укучысы) шул ук номинациядә III дәрәҗәдәге Диплом яулады (укытучысы Татьяна Тихонова), дип хәбәр итә район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина.
Фотода : Тукай районы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Данил Әюпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев