Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Регина, без синең белән!

12 февраль көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында «Регина, без синең белән!» дип аталган хәйрия концерты узды. Концерт авыру кыз Регина Аптеевага ярдәм итү максатыннан оештырылды. 

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Әйе, хак сүзләр. Матур гаиләдә – Ринат hәм Резеда Аптеевлар гаиләсендә бәләкәч сабыйлары Регина авырый. Табиблар 1 яшьтә 3 айлык кызга арка мускуллары артрофиясе диагнозын куялар. 
Белгечләр аңлатуынча, бу куркыныч чир. Башта авыру кешенең аяклары хәлсезләнә, соңыннан кеше утыра алмый башлый, әкренләп кулларының көче бетә, ә ахырдан инде сулый да алмас дәрәҗәгә җитә.
Әлеге чир безнең илдә дәваланмый, ә чит илдә аңа каршы дару бар. Тик бәясе 45 миллион сум (!) тора. Укытучы Резеда hәм заводта эшләүче Ринат Аптеевлар гаиләсе өчен, әлбәттә, бу күтәрә алмаслык зур акча.
Аптеевлар гаиләсенә килгән авырлыкка колак салып, аларга ярдәм итү йөзеннән ТНВ журналисты Илшат Әюпов Чаллы татар дәүләт драма театрында «Регина, без синең белән!» дип аталган хәйрия концерты оештырды. Җырчылар Азат hәм Алина Кәримовлар, Алия hәм Илнур Сәхбетдиновлар, Гөлназ Закирова, Равил Галиев, «Болгар» бию театры солистлары кызчыкка ярдәм итәргә теләк белдерде. Концерт барышында hәм театр фойесында оештырылган ярминкә ярдәмендә бу көнне барлыгы 90 мең сумга якын акча җыелды. Әлеге сумма Регина Аптееваны Израильдә дәвалау өчен тотылачак.
– Кызыбыз язмышына битараф булмаган алтын йөрәкле hәр кешегә без зур рәхмәтлебез. Шөкер, дөньяда игелек кылучы кешеләр бар, үзләре дә сау-сәламәт булсыннар, – дип тели Регинаның әнисе Резеда Аптеева.

Игелек кылыйк, дуслар! 
Регина Аптеевага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
СБЕРБАНК картасы (Аптеев Ринат Арсеньевич – әтисе) 4276 6200 3653 5759
СБЕРБАНК картасы (Аптеева Резеда Робертовна – әнисе) 5469 6200 1331 7563

Фото Резеда Аптеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев