Референдумнар узачак
Тукай районында яшәүчеләр үзара салым программасында катнаша.
Мәгълүм булганча, аның буенча халыктан җыелган 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлеп кайта. Узган ел, әйтик, Тукай районында үзара салым акчалары 70 млн сумнан артык тәшкил итте. Бу акчалар, нигездә, җирлекләрне төзекләндерүгә тотылды. Быел да авылларда әлеге темага багышланган җыеннар үтте. Дүрт җирлектә референдумнар узачак. 24 ноябрьдә – Мусабай Завод hәм Бәтке җирлекләрендә, 1 декабрьдә Кече Шилнәдә hәм 8 декабрьдә Кнәз авыл җирлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев